Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Туган як җылысы – ашларда

Сишәмбе киче, авыл көтүе кайткан, сыерлар савылган, чебиләр ябылган. Күкчә авылы мәдәният йорты гөрли. Авылның аякта йөргән, күңелләрендә игелек орлыклары йөрткән ак яулыклы апалары 80 йомыркага токмач басып, пычакларын уйнатып токмач кисә.

Миңа да гуманитар ярдәм әзерләүче гүзәл затлар - апалар, ханымнар янында булырга туры килде. Яз ахырында Алан җирле үзидарә рәисе Айнур Рәшитович белән шимбә киңәшмәсеннән кайтып барышлый зиратка өмәчеләр янына туктаган идек. Күкчә халкының күмәклегенә шаккатып кайткан идем ул чакта. “Андагы волонтер кызларны күргәнегез юк әле, Сезнең!” – дип, ярдәм әзерләгән чакта чакырырга вәгъдә бирде ул. Озак көтәргә туры килмәде тагын. Әйтелгән вакытка күчтәнәчемне кыстырып, юл чатына чыгып бастым. Өебез дә, җырдагыча, җиде юл чатында!

Без килеп кергәндә авыл клубы гөрли иде. Эш дәрте ярсу йөрәкләргә, арган беләкләргә көч бирә.  Шулай булмыйча, 80 йомыркага камыр басып, токмач кисү – уен эш түгел. Кызларның да уртача яше 70 икән. Стена буеннан буена тезелгән өстәлләр арасыннан үтәм. Иң беренче тукталыш – Зәмзәмия апа Гаязова. Ни өчен аннан башладым, чөнки ул камыр басучылар рәтендә, өстәл башын биләгән. “Җенлекамал ул! Эш пәрие!” – диләр икән авылдашлары яратып үзенә. Инде сиксәнен атлап үткәч (быел январь аенда юбилеен уздырган!) тә хәрәкәтләренең җиңеллегенә, җитезлегенә гаҗәпләнәләр. Тормыш төбеннән... Чын исеме дә Зәмзәм икән! Авыл халкының “ия”сен өстәвенә күптән ияләшкән. 

- Кеше кебек онытылып йоклый да белмим бит, Альбина җаным. Яктыра башлауга ярты авылны әйләнәм. Ахирәтләрем торып, кагынырга да җитешмиләр, ишектә – мин! Электән канга сеңгән, төн күзенә көн кундымы, эшкә керешәсе дип беләм. Капкамны атлап чыкканчы, сукмаклардагы карны өрепләр көрәп куям, әле.

 Аның хакында яза башласаң, туктап булмый. Шушы көннән соң бер атна үткәч, без аның белән тагын очраштык. Икебезгә сырхауханәдә бер палатада ятарга туры килде. Андый оптимист кеше я була, я юк! Анда да авылдашлары әллә ничә тапкыр шалтыраттылар үзенә. Махсус хәрби операциягә озатырга тавык йолкырга кирәк булган икән. Башта мәдәният йорты җитәкчесе Рәйхана Антонова хәбәргә чыкты. Аннары дус кызлары! (аларына да 70-80 яшь!) Йөгереп кайтып китәр иде, кире килерен уйлый. Йөрәге белән күптән шунда икәнен белеп торам.

Камыр басучылар рәтеннән җәючеләр зонасына узам. Татар кызлары булгач, барыбыз да токмач баса, җәя, кисә белә анысы. Шушы яшемә җитеп, Фәймә Сабирҗанова кебек токмач камырын җәючене күргәнем булмаган икән. Янына килеп бастым да шаккатып карап торам, токмач камырын уклавы белән өскә күтәрә дә, шапылдатып җәеп, кунага төшерә. Аш-су белән бәйле берәр шоуга җибәрергә иде үзен, күрсеннәр безнең кызларның ничек эшләгәнен! Мин дә шушы кичтән соң, Фәймәнең батырлыгын кабатлап карарга булдым. Җәймәм генә урталай ертылып, көлке чыганагына әйләнде. Аш-су остасы булырга укыган икән әле яңа гына 60 яшен тутырган Фәймәбез. Умартачылык стажы да 40 елга тулган. Ветеринария станциясендә дә хезмәт куйган, банкта да яратып эшләгән. Машиналарга да ягулык салучы булган. Кече уллары Инсаф үткән көздә армиядән кайткан. Хезмәт юлын илебезнең ныклыгы өчен кирәк булган аппаратлар җитештерү өлкәсеннән башлаган. Программистларга эш җитәрлек. Әти-әнисенә игелекле егет булсын! Умартачы  кеше җитез һәм өлгер була, Фәймәнең дә кулына күз иярми. Үземнән дә беләм (“тегене алып кил”, “корпус кирәк”, “баллы рамага чап!” – болары мин үтәргә тиеш командаларның берничәсе генә), 20 еллык тәҗрибәм бар.

Күзем пөхтә итеп киенгән, килешле итеп ак яулык япкан, Рузалия ханымга төште. 63 нче яше белән бара. Җәмәгате Фәнис белән иңгә-иң куеп, балаларына ярдәм итеп яшәп ятышлары. Ничә йомыркадан күпме җәем җәйгәннәрен дә аннан белдем. Гомерлек бухгалтер! Хезмәт һәм гаилә юлын Питрәчтән башлыйлар. Аннан соң райпо системасында хисапчы булып эшли. Эшендә яраталар, авылдашлары Хәмит абый Хәкимов та аның тырышлыгын күреп ала. Үзенә эшкә чакыра. Рузалия апа анда да баш хисапчы булып 25 ел эшли. Хәзер лаеклы ялдадыр дисезме, ялгышасыз. Ул хәзер Күкчәдә фельдшер ярдәмчесе. Кызы Гөлназ район мәгариф бүлегендә мактаулы хезмәткәр. Оныклары Даниярның матур итеп җырлаганын, күп конкурсларда лауреат булганын Теләче газетасы аша беләбез. Кыскасы, бу гаиләдә бар да хезмәттә, хөрмәт эчендә йөзмәктә.  

Тәнзилә Сафина белән Гөлшат Хөсәенова икесе бер өстәлне бүлешкән. Тәнзилә апа күп еллар Күкчә башлангыч мәктәбендә хезмәт итте. Юбиляр кызга быел 65 тулган! “Мин килмичә, эш башланмый монда!”, - ди ул елмаеп. Мәктәп ябылганнан соң, бозаулар да карый әле Тәнзилә апа. Терлекчелектә дә яратып хезмәт иткән. Үзе сөйли, үзе камыр җәя. Тормыш тәҗрибәсенең яңа томы башланган. Мәдәният йортына яшь чакта да болай йөрмәгәннәр икән.

Гөлшат Хөсәеновага да быел 67 яшь (менә кемгә карап, “унҗиде плюс” дияргә була) тулган. Башта Питрәч районы өчен тырышкан. Аннан Теләчедә тегү комбинатында хезмәт иткән. Көн дә юлда йөрү арыткач, фермада таналар карарга алына. 65 яшен тутыргач та 2 айга фермага сыер саварга чакыралар үзен. Алмаз Хәбировичка да рәхмәтле Гөлшат апа. Эшләгәнне күрә белгән җитәкчеләр сирәк. Бар җире җитеш, тынычлык кына кирәк.

Алга таба үтәм. Каршымда – мөлаем татар апасы. Танышабыз. Наҗия апа Шәймәрданова икән. 76 яшьтә булуына карамастан, йөзе нурлы, күзе үткен (унбер волонтерның берсендә генә иде күзлек, анысы хакында соңрак). Хезмәт юлын Казанда тире эшкәртү фабрикасыннан башлап җибәргән. Биш балага гомер биргән. Төпчек улы Нияз махсус хәрби операциядә булып чыкты. Җор телле апабыз колхозда 24 ел сыер сауган, 13 ел ферма мөдире булган. Тимурчылыкка (волонтерлыкка) бер сызгыруда килеп җитә икән.

Гөлсинә апа Җамалетдинова белән без күптәнге таныш. Биш баласы да Алан мәктәбен тәмамлады. Миңа Резеда исемле кече кызының сыйныф җитәкчесе дә булырга туры килде. Мин белгәндә почта хезмәткәре иде. Хәзер 70 яшь икән. Аланнан ук сумка тутырып, газета-журнал ташуларын хәтерлим. Әнисе Мансура апага 98 яшь тулган. “Токмач кискәндә булмасам, Айгөлем борчыла”, - ди Гөлсинә апа. Фотоларны карап, әниләрен күрмәгәч, кызлары шалтырата башлый икән. Дүрт кызга, бер улга гомер биргән әниләре һаман да сафта.

Унбер кыз арасында берсе генә минем кебек күзлек кигән иде. Наилә апа Хәлиуллина Казаннан кайтып Күкчәдә төпләнгән гаиләләрнең берсе. Арча кызы. Мәдәният йорты каршында ире Рәфыйк абый белән матур төзек йортта гомер кичерә. Волонтер кызлар янына без ашыккан чакта, җәмәгате бакчаларында кайнаша иде. Рәфыйк абый хәзер Күкчәдә имам вазыйфасын да башкара икән. Игелекле кешеләр.

Шәйхетдинова Гүзәлия эшләгән өстәл артына узам. Колхоз амбарында склад мөдире булып эшли ул. 57 яшендә генә лаеклы ялга чыга. Хәзер 66 нчы яше белән бара. Сызланган урыннары булса да, ибупрофен эчеп куя да, ярдәмгә килеп җитә икән үзе. Мондый чакта ничек читтә каласың. Кызларның чакырганын гына көтеп тора.

Авыл клубында хезмәт итүчеләр рәтенә килеп җиттем. Без килгәндә сәхнә өстендә ак җәймәләр, алар өстендә сары җәемнәр. Җәелгән җәемнәрне кибәргә урнаштырып баручы, аларны әйләндереп торучы, кипкәннәрен кисүчеләргә китерүче Фирдания апа булып чыкты. Аның кызларын да үзем укыткан идем. Клуб җитәкчесе мактап туя алмый үзен. Чыннан да бөтен җирдә идеаль чисталык. Аяк киеме белән йөргән кеше күренми. Фирдания апаның үзенә дә 62 яшь биреп булмый. Иртән эшкә килә, кич кайта икән. Гомере буе бозау караган. Соңгы 4 елы мәдәният йорты белән бәйле. Йөгереп кенә йөри, әйтәм аны кызлары мәктәптә укыганда спортның һәр төреннән беренче урында иде. Әле дә шулайдыр!

Китапханәче Илсөяр Сәләхова янына тукталам. Без аның белән бергә күп тапкырлар Әдәби марафонда катнаштык. Искиткеч тыйнак кеше. “Волонтерлык эшенә иң беренче кемнәр тартылды?”- дигән соравыма да җыйнак кына итеп җавап бирде. Югыйсә, белеп торам, Күкчә авылында “Ярдәм янәшәдә” проекты авторы Илсөяр Сәләхова (мин Сәлахова дип язу яклы, социаль челтәрдә Сәләхова булгач, ул вариантны кабул иттем). Иң беренче ярдәм күрсәтүчеләр дә үз араларыннан була. Самат Галиев, Вафин Илнур, Антонова Рәйхана һәм үзе бераз акча җыеп, сугышчыларга кирәк-яраклар алалар. Аннан соң бу эшкә авыл клубы җитәкчесе дә  башы-аягы белән чума. Рәйхана ул көннәрне әле дә сагышланып искә ала. Тормышының тынгысыз чорына туры килә әлеге башлангыч. Бераздан күңеле тынычлана. Материаль яктан булыша алырдай кешеләргә хәбәргә чыга, Теләчедәге ярдәм штабы белән бәйләнештә тора. Кызлар нәрсә сораса, шуны үз төркемнәрендә булучыларга җиткерә. Март аенда гына 2 сәгать эчендә 50 чебине чистартып, илтеп тапшыралар алар. Клуб каршы ярминкә базарын хәтерләтә ул көннәрдә. Рәйхананың руль артында йөрүен дә, кешеләргә карата игътибарлы булуын да, яшьлеген дә исәпкә алсаң, кыскасы, нәкь аның кебек лидерлар кирәк бу командага. Бу юлы онны Хәким Хәдиуллин алып биргән булып чыкты. Йомыркаларны кызлар үзләре белән кыстырып алып киләләр. Бу арада әле аларның яшел суган кыякларын тураган фотолары күземә чалынды. Бернәрсә дә кызлар игътибарыннан читтә калмый. Туган як җылысы кушылган чәй кирәкме, рәхим итегез. Яшел суганлы, тавык итеннән токмачлы аш ашыйсыгыз килсә, хәзер эшлибез.

Март аенда волонтер кызларны җыеп, Рәйхана ифтарны да авыл клубында үткәрә. Наҗия апа Шәймәрданова да аның инициативасын күтәреп ала. Теләчедә үткәрелгән ифтар ашларыннан да кызлар мәхрүм калмый. Казан телевидениесе тарафыннан үткәрелгән “Дуслар җыелган җирдә” тапшыруына да баралар әле алар. “Беребез - бөтенебез өчен, бөтенебез - беребез өчен!” девизы белән яшиләр!

Мин биредә үзем барган вакытта күргән кызлар хакында гына язып үттем. Җәмгысе, егермегә якын кыз йөри икән. Сабирҗанова Фирдәүс апа, Зәйнетдинова Бибинур, Закирова Алия, Габдрахманова Фәридә, Хәлиуллина Гүзәлия (бармагын кискән булган, запасы беткән), ике Минниса апа, Газизова Мәүгыйзә апа, Вафина Сания апа, Хәсәншина Фәния апалар хакында билгеләп үтәргә куштылар, алар килгән көнне чакырырга булдылар.

Күчтәнәчемне калдырган вакытта игьтибар иттем. Кызлар өчен самовар куелган, пироглар алынган (анысын Айнур Рәшитовичның күтәреп кергәнен күрдем), бал, варенье, конфет кебек десертлар өстәлне бизәп утыра иде.

Игелек кылу – һәркемнең вөҗдан эше. Һәр җирдә дә, һәрвакытта да кешенең игелек кылырга мөмкинлеге бар.

“Без әзерләгән ризыклар алгы сызыкта булган якташларыбызны бераз булса да ныгытыр, дип өметләнәбез”, – ди изге җанлы Күкчә кызлары.

Аларның игелекләре үзләренә изгелек булып әйләнеп кайтсын!

Ихтирам һәм тирән хөрмәт белән, Альбина Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев