Тыл ветераны Фаттахутдинова Мансура апага 98 яшь тулды
Район яңалыклары

Тыл ветераны Фаттахутдинова Мансура апага 98 яшь тулды

Кичә Күкчә авылында гомер итүче хезмәт һәм тыл ветераны Фаттахутдинова Мансура апага 98 яшь тулды.

Хәзерге көндә ул улы Ильдар һәм кызы Каюмова Диләрә тәрбиясендә матур картлык кичерә. Бүген аны якын туганнары котларга җыелдылар. Шулай ук бу чарада Теләче муниципаль районы Башкарма комитетынннан Һадиев Ирек Тимершәех улы һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Зиннатов Айнур Рәшит улы да катнашты. Алар туган көн иясенә саулык-сәламәтлек, балалары янәшәсендә тагы бик күп еллар сөенеп озын гомер кичерүен теләделәр.


Нет комментариев