Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үсеш переспективалары каралды

Бүген, ягъни 19 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең терлекчелек комплексында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектәге нәсел эше һәм үрчем алу бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Дамир Миңнебаев булып биредәге көндәлек эшнең барышы белән танышты.

Аны комплекстагы объектлар буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән ширкәт җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов озата йөрде. Фикер алышу вакытында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм ширкәтнең зооветеринария белгечләре Сәйдәш Дәүләтшин белән Айдар Кәримовлар катнашты.

Очрашу барышында ширкәтнең  үсеш переспиктивалары, дөресрәге, ширкәтнең нәселле терлекләр үстереп сату мәсьәләләре каралды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев