Үзара тикшерү үткәрелде
Район яңалыклары

Үзара тикшерү үткәрелде

Бүген районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов булып китте.

Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында, районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлеге белән танышты.

 

Шулай ук, бүген, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әлеге кампаниегә әзерлеген барлау буенча үзара тикшерү дә үткәрелде. 

Комиссия составында «Гостехнадзор» ның  Теләче бүлеге җитәкчесе Илфар Баев, «Россельхозцентр» ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең икътисад бүлеге консультанты Альбина Галиева һәм идарәнең терлекчелек буенча консультанты Резедә Фархуллина эшләде. 

 


Нет комментариев