Үзләрен сынатмадылар
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткәрелгән районкүләм бәйрәмдә республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган укучылар, аларның әти-әниләре бүләкләү өчен сәхнәгә чакырылды.
Укучыларга һәм аларның әти-әниләренә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тапшырды.
Хөрмәтле укучылар, түбәндә сезнең игътибарга бүләкләнүче укучыларның һәм әти-әниләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
Бер фәннән югары уңышка ирешкән укучылар:
Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы - Чернов Вячеслав Александрович, биология фәненнән призер. Вячеславның әти-әнисе - Александр Николаевич һәм Валентина Андреевна.
Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы - Рүзәл Альберт улы Дәүләтшин, биология фәнненән призер. Рүзәлнең әти-әнисе - Альберт Сәүбән улы һәм Рузалия Хәбибрахман кызы.
Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы - Динә Рәфит кызы Гарипова, татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан призер. Динәнең әти-әнисе - Рәфит Габделхай улы һәм Алсу Захардин кызы.
Олы Мишә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы - Чулпан Ильяс кызы Мөбәрәкшина, сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча республика олимпиадасы призеры. Чулпанның әти-әнисе Ильяс Миннекаюм улы һәм Фәнүсә Габделбәр кызы.
Теләче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы - Нәфисә Илсур кызы Галимова, физик культура фәненнән призер. Нәфисәнең әти-әнисе - Илсур Якуп улы һәм Фәния Габделбарый кызы.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы - Айзилә Илнур кызы Сабирҗанова, татар мәктәпләре өчен татар теленнән призер. Айзиләнең әти-әнисе Илнур Илдар улы һәм Айсинә Минлегариф кызы.
Теләче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы - Зәлия Флорис кызы Вакказова, рус телле мәктәпләрдә татар балалары өчен үткәрелә торган татар теленнән призер. Зәлиянең әти-әнисе - Флорис Мөдәрис улы һәм Миләүшә Әмир кызы.
Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы - Фәридә Алмаз кызы Җаббарова, татар мәктәпләре өчен татар теленнән призер. Фәридәнең әти-әнисе Алмаз Фоат улы һәм Гөлнара Нәҗип кызы.
Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы - Нәфисә Нияз кызы Хәйруллина, татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан. Нәфисәнең әти-әнисе - Нияз Рафикъ улы һәм Әнисә Хаҗинур улы.
Иске Җөри урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы - Зөһрә Рәҗәп Гарипова, кызы татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан призер. Зөһрәнең әти-әнисе Рәҗәп Рамазан улы һәм Фәнүзә Марсель кызы.
Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары - Әдилә һәм Камилә Илнур кызлары Хамидуллиналар, рус теле әдәбияты фәненән Бөтенроссия Олимпиадасының төбәк этабы призерлары. Аларның әти-әнисе Илнур Хаҗинур улы һәм Ләйлә Камил кызы.
Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы - Ислам Илгиз Вәлиев, улы инглиз теленнән призер. Исламның әти-әнисе Илгиз Риф улы һәм Галия Гаптулаҗан кызы.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы - Азалия Рамил кызы Мөхәрләмова, татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан призер. Азалиянең әти-әнисе Рамил Шәйхулла улы һәм Раилә Миңнулла кызы.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы - Чулпан Алмаз кызы Сәгъдиева, “Кулланучылар хокукын яклау” республика олимпиадасы призеры. Чулпанның әти-әнисе Алмаз Нәкыйф улы һәм Эльвира Филүс кызы.
Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы - Эрик Эдик улы Козлов, Ватанны саклау һәм инимнлек нигзләреннән призер. Эрикның әти-әнисе - Эдик Викторович һәм Эльмира Наил кызы.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы - Назилә Эмель кызы Имаиева, татар мәктәпләре өчен татар теленнән призер. Назиләнең әти-әнисе Эмель Рәис улы һәм Тәслимә Рафаэль кызы.
Ике фәннән югары уңышка ирешкән укучылар:
Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы - Азамат Марат улы Гаязов, физик культура фәненәннән республика олимпиадасы җиңүчесе һәм төбәк этабы призеры. Азаматның әти-әнисе Марат Галимҗан улы һәм Лилия Рәис кызы.
Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы - Зөбәйдә Мөхәммәт кызы Фәләхиева, рус телле мәктәпләрдә татар балалары өчен үткәрелә торган татар әдәбиятыннан, татар теле фәненнән призер. Зөбәйдәнең әти-әнисе Мөхәммәт Йосыф улы һәм Алсу Әхмәтгаян кызы.
Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы - Назлыгөл Рәис кызы Гайнетдинова, татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан һәм татар теленнән 12 нче Халыкара олимпиада призеры. Назлыгөлнең әти-әнисе Рәис Таеп улы һәм Ләйсән Фәнил кызы.
Биш фәннән югары уңышка ирешкән укучы:
Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы - Нурфия Азат кызы Заһидуллина, татар мәктәпләре өчен татар теленнән, татар мәктәпләре өчен рус теленнән, инглиз теленнән, республика һәм төбәк этабы олимпиадасы призеры, рус теленнән Халыкара олимпиада җиңүчесе. Нурфиянең әти-әнисе - Азат Мәсгут улы һәм Әлфирә Нургали кызы.
Чарада март һәм апрель айларында район мәгариф бүлеге белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге тарафыннан үткәрелгән “Балалар илне сурәтли - Дети рисуют страну” XIX нчы республикакүләм балалар рәсемнәре конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган укучылар да бүләкләнде.
“Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы” номинациясендә:
Беренче урында - Богдан Табаров, Үзәк урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы).
Икенче урында - Камил Кадыйров, Олы Нырсы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Ахметшина Венера Галәветдинова).
Өченче урында - Мәдинә Исмәгыйлева, Сауш урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Гарифуллина Гөлназ Габделгазиз кызы).
“Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы” номинациясендә:
Беренче урында - Арина Фәхретдинова, Теләче урта мәктәбенең 2 ”г” сыйныфы укучысы (җитәкчесе - Гөлфия Зөфәр кызы Азимова).
Икенче урында - Тимур Сафин, Баландыш төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Айгөл Әмин кызы Сафина).
Өченче урында - Зәмирә Хәсәнова, Олы Нырсы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Венера Галәветдин кызы Әхмәтшина).
“Без - имин юллар өчен!” номинациясендә:
Беренче урында - Нәфисә Вәлиәхмәтова, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Сөмбел Ибраһим кызы Камалиева).
Икенче урында - Муса Зәйнуллин, Сауш төп мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Гөлназ Габделгазиз кызы Гарифуллина).
Өченче урында - Гөлия Хитмәтова, Олы Нырсы урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе - Венера Галәветдин кызы Әхмәтшина).
Бу көнне бүләкләү өчен “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре дә сәхнә түренә чакырылды:
Өченче урында - Ранил Касыймов, Алан урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе - Дания Гарәфетдин кызы Гатауллина).
Өченче урында - Милена Саруханян, Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе - Рушания Хәким кызы Зәйнуллина).
Беренче урында - Азалия Мөхәрләмова, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (җитәкчесе - Язилә Рәфхәт кызы Хәйретдинова.
Беренче урында - Назлыгөл Гайнетдинова, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе - Люция Заһит кызы Сәхәбиева)
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезне әлеге җиңүләрегез белән тәбрик итәбез. Киләсе елларда да зур уңышларга ирешүегезне телибез! Сәламәт булыгыз, дус һәм тату яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев