Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык белән кара-каршы сөйләштеләр

Бүген, ягъни 29 гыйнвар көнне, Айдар авылы мәдәният йортында “Халык җыены” булып үтте. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узган җыенда Айдар авыл җирлегенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2004 елга булган планнар белән җирлек башлыгы Хәйрулла Хәсәншин таныштырды.

Аннары сүз полиция, янгын куркынычсызлыгы, ветеринария, экология, урман хуҗалыгы, банк хезмәткәрләренә бирелде. Алар үзләренең профилактик чыгышларында заман җинаяте - кырыкалдарлык, куркыныч, йогышлы терлек авырулары, табигатебезне пычрату очракларын кисәтү һәм аларга каршы көрәш чаралары, авыл халкы өчен бермә-бер отышлы булган банк кредитлары турында сөйләделәр.

Соңыннан йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Ул үзенең чыгышында 2023 елда республикада, районда ниниди эшләр башкарылуы, киләсе елда нинди мөһим эшләр планлаштырылуы турында сөйләде, җирле халыкның сорауларына җавап бирде.Азактан хезмәт ветераннарына һәм җирлек тормышында актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев