Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең район этабы бара

Бүген “Батыр” спорт комплексында“Хәвефсез тәгәрмәч”республика бәйгесенең район этабы бара.

 Ярышта мәктәпләр данын 11 яшькә кадәр булган ике малай, ике кыз яклый. Бәйгедә укучылар биш бирем буенча көч сынашалар.  Биремнәр нигезендә укучыларның юл йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, велосипедта йөрү осталыклары тикшереләчәк.  

Район мәгариф бүлеге,  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге,  балалар иҗат йорты, Алдынгылар хәрәкәте активистлары катнашында узган бәйгедә барлыгы 12 мәктәп командасы катнаша. “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең май аенда Казанда узачак республика этабында районыбыз данын бүгенге бәйгедә җиңүче команда  яклаячак.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев