Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Закон бозу очраклары ачыкланды

Күптән түгел район прокуратурасына Теләче авылының Ленин урамында урнашкан 86 нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүче ханымнан мәгълүм йортта ремонт эшләренең үтәлмәве хакында гариза керде.

Шуның нигезендә әлеге йорт мисалында торак - коммуналь хуҗалык турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде һәм закон бозу очраклары ачыкланды. Теләче авылының Ленин урамында урнашкан 86 нчы номерлы күпфатирлы йортны тикшерү барышында подвалның өлешчә су белән тулуы, чорма тәрәзәләренең ватык һәм түбәдә шифер секцияләренең чатнаган булуы ачыкланды. Район прокуратурасы тарафыннан, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә ачыкланган закон бозу очракларын бетерү максатыннан күрсәтмә бирелде.

Булат Билалов, район прокуроры ярдәмчесе, 2 класслы юрист

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев