Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

КЕМ СИН, ЭМОДЗИ?

Эмодзи! Бүген без синең белән нәкъ менә аның турында сөйләшәчәкбез. Тагын да төгәлрәге – кызыклы фактлар китерәбез, ә син әйбәтләп урнаш та, колагыңны тырпайтып тыңла әле! ?

Эмодзи – шул ук смайл инде ул, аны Emojipedia белешмәләр сайтына нигез салучы Джереми Берге уйлап чыгара.

Беренче факт: 
«эмодзи» сүзе япон телендәге «е» (сурәт) һәм «moji» (символ) сүзләреннән оешкан.

Икенче факт: 
әлеге сүз япон телендә 1928 елдан бирле кулланыла, ә менә иглиз сүзлекләренә ул 1997 елдан килеп керә.

Өченче факт: 
1988 елдан эмодзи сүзенә алмашка “смайлик” килә.

Дүртенче факт: 
«эмодзи» сүзе 2013 елда Оксфорд сүзлегенә кертелә.

Бишенче факт: 
2015 елда Оксфорд сүзлегендәге “эмодзи” “Ел сүзе” исменә лаек була.

Алтынчы факт: 
бүгенге көндә иң популяр эмодзи – ул “күзләреннән шатлык яшьәре аккан йөз”.

Җиденче факт: 
стандарт буенча барлыгы 2832 эмодзи бар. Instagramдагы барлык комментарийләрнең яртысында эмодзи кулланыла.

Сигезенче факт: 
2016-2017 еллар аралыгында язылган маркетинг хатларында эмодзи куллану 9 тапкыр арткан.

Тугызынчы факт: 
2009 елда «Моби Дик» әсәре тулысында эмодзи теленә күчерелә. Аннан аңа «Эмодзи Дик» исеме бирелә. 2014 елда ул конгресс китапханәсендә урын ала.

Унынчы факт: 
1999 елда Сигэатака Курита тарафыннан булдырылган оригиналь эмодзи коллекциясе Нью-Йоркта Манхэттендагы заманча сәнгать музеенда саклана.

Фото: pixabay.com.sbgonti

Чыганак:http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/kem-sin-emodzi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев