Полезная информация

Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән

Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән 112 бердәм номерына Әдәмсә авылы янында Зәй елгасында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килгән. Коткаручылар аны яр буена алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

52 яшьлек балыкчының ни сәбәпле батып үлүе ачыклана.

 

Татар -информ


Нет комментариев