Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Тәндәге миңнәр нәрсәне аңлата?

Миңсез кеше булмый. Миң — тәндәге тап кына түгел, кешенең характерын аңларга ярдәм итүче билге дә, дип саный белгечләр. Нинди миң нәрсәне аңлата? Моны түбәндәге язмабыздан белерсез.

Борын биле өстендә һәм кашларга якын урнашкан миңнәр кешенең акыллы һәм үткен булуы хакында сөйли. Әлеге урыннарда миңе бар кешеләр дәүләт хезмәткәре, акыллы сәясәт­че була ала. Алар бик энергияле.

 

Бит, күзләргә якын ти­рәдә миңе булган кеше наз­лы, ягымлы һәм изге күңелле. Миң сул биттә һәм колакка якынрак урнашса, бу кешенең үз-үзен корбан итәргә сәләтле булуы хакында сөйли. Биттәге миң теләсә нинди хатын-кызны матуррак итә.

 

Колагында миңе булганнар мактанчык, үз хез­мәт­ләрен һәм сәләтләрен арттырып сөйләргә ярата. Җи­теш­­мәгән якларына бө­­тен­ләй күз йомалар. Алар авырлыкларны кичерә белә.

 

Муен тирәсендәге миң кешенең еш үзгәреп то­руы турында сөйли. Бүген ошаган әйберне ул иртә­­гә үз итмәскә дә мөм­кин. Хыянәт итүе ихтимал. Алай да, бу хакта парларына шун­­да ук сөйләп бирә­ләр.

 

Җилкәдә миңе булган кеше үз өстенә артык күп йөк алырга ярата. Ул көчле шәхес, шул ук вакытта башкалар җиңел генә ирешкән уңышлар аңа бик авырдан бирелә. Бик кире булуы аркасында кыенлыклар кичерергә туры килә.

 

Сул күкрәгендә миңе булган кеше йә тормышның күгенә күтәрелә, йә, киресенчә, төпкелгә бата. Уң күкрәгендә миңе бар хатын-кыз бик яхшы ана һәм хатын.

 

Эчтә миң булу көчле ихтыярлы кешегә хас. Ул куркуы турында ялгышып та баш­каларга сөйләми. Үз хисләренең колына әверелергә мөмкин. Мәсәлән, аңа артык күп ашау, исерткеч эчемлекләрдән арына алмау хас.

 

Аркада, җилкәләр тирәсендә миң булганнар бик таләпчән. Алар походларга йөри, салкын су белән коена. Үз балаларын да шуңа өйрәтә. Аркасында миңе булган кеше акыллы әң­гәмәдәш, ышанычлы партнер.

 

Кулында миңе булган хатын-кызлар гаиләдә бик бәхетле. Аларның кулы йомшак та, көчле дә.

 

Тездәге миң иясенең сабырсызлыгын хәбәр итә. Балтырдагы миң кешенең җиңел аяклы икәнен белдерә. Табанында миңе булганнар бик чыдам.

 

Фото: pixabay.com

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев