ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә
1299
0
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, тармак оешуга 25 ел тулу уңаеннан һәм мал табибы һөнәренә кызыксыну тудыру максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр арасында “Мин – булачак мал табибы” исемле иҗади бәйге игълан итә. Бу хакта “Татар-информ”га идарәнең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте
Бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителә. “Рәсем” номинациясендә 14 яшькәчә балалар, “Инша” һәм “Фотосурәт” номинациясендә – 18 яшькә кадәр булган яшүсмерләр катнаша ала.
Матбугат сәркатибе сүзләренчә, әлеге бәйге зурлап беренче тапкыр уздырыла һәм ул Баш ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулуга багышланган чаралар программасына кергән.
- Иҗади эшләрне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә, 1 августка кадәр, guv.pressa@tatar.ru адресына юлларга кирәк.
Эшләрдә мал табибы һөнәренә хөрмәт, кызыксыну, ярату чагылыш табарга тиеш. Аларны махсус комиссия бәяләчәк. Бәйге җиңүчеләре Ветеринария белгечләре көнендә узачак тантанада бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев