Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан, дип хәбәр итә Татар-информ. Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турында карарны имзалаган.

Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан, дип хәбәр итә Татар-информ.
Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге Татар филармониясенең Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты Ольга Вайссбеккер музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен "Татарстанның халык артисты" исеменә лаек булды. Ольга Вайссбеккер оркестрда нигез салынганнан бирле эшли һәм киләсе елга иҗади эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Чаллы драма театры артисты Рафик Каюмовка театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен "Татарстанның халык артисты" исеме бирелде.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев