Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәлем һәм Салават концерт көнен бутап, кызык хәлгә калган (ВИДЕО)

Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлгә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән. Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте. «Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып Биектауга хәйрия концертына килдек. Ләкин анда бер кеше дә юк иде....

Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлгә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән. Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

«Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып Биектауга хәйрия концертына килдек. Ләкин анда бер кеше дә юк иде. Чөнки кемдер даталарны бутаган», - дип сөйли Гүзәлем видеода Салаватны күз уңында тотып. Ә Салават акланып: «Аның каравы без мәдәният йортының каравылчысының кәефен күтәрдек. Рәхәтләнеп көлде ул бездән», - ди.

Күңелле видеоны сез дә карагыз:

Видеоплеер
00:00
00:14
Видеоплеер
00:00
00:12

Миңнехановларга игътибарлырак булуларын телибез! Әле ярый, концерт дип уйлап, Мәскәүгә китеп бармагансыз!

Чыганак: http://tmtv-online.ru/2017/?p=1430

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев