Илсөя Бәдретдинова: “Сөйләмәгез артымнан, күземә карап әйтегез!”
2252
0
Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова - татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. "Алтын йолдыз" Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый. Башкаручыга халыкның яраткан җырчысы булып калу авырмы һәм ни өчен ул татар эстрадасын джунгли чатырманлыклары...
Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова - татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. "Алтын йолдыз" Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый.
Башкаручыга халыкның яраткан җырчысы булып калу авырмы һәм ни өчен ул татар эстрадасын джунгли чатырманлыклары белән чагыштыра? Милли музыкаль премиянең серләре һәм татар эстрадасының эчке ашханәсе хакында Илсөя Бәдретдинова сөйләп узды.
- Сез узган елгы Милли музыкаль премия тантанасында "Дәшмәгез" җыры белән "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңү яуладыгыз. Соңгы тантанадан шатлыклы кичерешләр бүгенгәчә сакланамы?
Күрсәтсеннәр халыкка чын концертның нинди булуын! Бу очракта аңлаячакмын, ә болай җыелышып утырып кына булмый. Без ничек тә булса татар телен сакларга дип иҗат итәбез, халыкка татарча җырлап йөрибез, аларга милли киемнәребезне күрсәтәбез. Әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен - һәрбер премиянең нәтиҗәләре халыкныкы белән тәңгәл булырга тиеш. Начар булсаң, концертлар белән йөреп булмый. Монда джунглидагы кебек: халык синең концертыңа бер килсә, башка килмәскә дә мөмкин. Артист концертлар белән йөри икән, димәк ул кемгәдер кирәк дигән сүз. Премия халык белән эшләгән очракта гына кирәк. Көннәрдән бер көнне премияне акчага сатып бирә башласалар, бу - бүләкнең киләчәге бетте дигән сүз. Бер яки ике ел барырга мөмкин һәм бетте-китте! Халык надан түгел, ул карап утыра. Белмәгән җырчысын тантанада күрү аны аптырашта калдырыр. Безнең премиягә мондый куркыныч янамый дип уйлыйм. Без барыбыз да халкыбыз өчен иҗат итәбез,без бары тик алар өчен эшлибез. Халкыбыз сүзен тыңлап иҗат итсәк иде, ә Милли музыкаль премиянең киләчәге якты буласына мин чын күңелемнән ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев