Ришатка медальне кечкенә тыңлаучысы биргән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар урнаштырган. "Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1 җырчы", дип медаль бирде. Рәхмәт яусын! Балалар концертларыма йөргәнгә бик шатланам. Киләчәкләре бәхетле булсын!, - дип язган Ришат әлеге күркәм фотоларга. "Балалар...
"Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1 җырчы", дип медаль бирде. Рәхмәт яусын! Балалар концертларыма йөргәнгә бик шатланам. Киләчәкләре бәхетле булсын!, - дип язган Ришат әлеге күркәм фотоларга.



"Балалар иң катгый hәм шул ук вакытта иң эчкерсез тамашачы. Минем энемнең кызы, 6 яшьлек Әминә дә сезнең концертларыгызга яратып йөри, ел саен көтеп ала. Хәзерге заман балаларының күбесе кебек , русча сөйләшсә дә, сезнең җырларны татарча җырлый, бөтенесенең сүзләрен дә белә. Моңа ничек шатланмыйсың да, сезгә ничек рәхмәтле булмыйсың!"
"Мин бу кыз бн 1000%ка килешәм!!!"
"Сезгә карап сокланып туеп булмый!!! Иҗатыгызда уңышлар телибез!!!" - дип язганнары Ришатның инстаграмын күзтеп баручылар.
Нет комментариев