1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре артачак?
Картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту сәбәпле һәм ата-аналары билгесез булган балаларга социаль пенсияләр Россиядә быелның 1 апреленнән 7,5 процентка индексацияләнәчәк.
Бу хакта РИА Новостига Социаль анализ һәм фаразлау институтының өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә социаль пенсия алучыларның гомуми саны чагыштырмача аз - якынча 3,4 миллион кеше. Россиядә иминият пенсиясен 38 миллионга якын кеше ала, аларның пенсиясе гыйнвар аенда ук шул ук 7,5% ка арттырылган.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-1-apreldan-kemnarnen-pensiyalare-artacagyn-iska-toserdelar-5885426
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев