Августта татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә
В республике

Августта татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә

Татарстан Республикасының «Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» карары нигезендә, 30 август — Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме ял көннәре дип исәпләнә.

Ислам календаре буенча, 2018 елда Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Шулай итеп, 21 һәм 30 августта – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе ял көннәре булачак. 20 һәм 29 август көннәрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.

 

Фото: https://pixabay.com

http://maydan.tatar


Нет комментариев