Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүгеннән шашлык пешерү тыела

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искә төшереп үткәнчә, бүгеннән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Шул ук вакытта шашлык пешерү дә тыела. Ведомство тыюның гамәлдә булу территорияләре исемлеген булдырган. Аны баш идарәнең “Вконтакте”дагы битендә карарга була.

Ведомствоның матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә аңлатып үтелгәнчә, бу исемлектә үзегез яши торган территория яки сезнең бакчачылык ширкәте күрсәтелмәсә, мәҗбүри таләпләрне үтәү шарты белән, ачык утта шашлык пешерү рөхсәт ителә. Тик учактан йортка кадәр кимендә 5 метр ераклык калдырылырга, мангал тирәсе (2 метрга кадәрге җир) чүп-чардан, тиз янып китүчән әйберләрдән чистартылган булырга тиеш. Бу таләпләр ел әйләнәсендә гамәлдә булып килә.

Шулай ук ведомствода искә төшереп үтелгәнчә, янгынга каршы махсус режим чорында учак ягарга, чүп-чар, корыган үлән-ботаклар яндырырга ярамый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110155/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X