Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Чиратсыз ягулык салу өчен документ күрсәтергә кирәк

Беренче һәм икенче төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә чираттан тыш хезмәт күрсәтү хокукына ия. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бу ташламадан бары тик заправкада инвалид кеше булганда гына файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта руль артында кем булуы мөһим түгел. Әмма машинада «Инвалид» билгесе генә җитми — АЗС хезмәткәре статусны раслый торган документ сорарга тиеш.

2026 елның маеннан раслауны кәгазьдә генә түгел, ә «Госуслуги»порталында Шәхси кабинет аша да күрсәтергә мөмкин. Инвалидлык турындагы белешмәдә фотосурәт булмаганлыктан, заправка хезмәткәре паспорт та сорарга хокуклы. Хокук расланганнан соң персонал колонкага килүне һәм чираттан тыш түләүне оештырырга тиеш.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары да көтмичә ягулык сала ала.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев