В республике

Чистайда яшәүче хатын-кыз Казандагы теракт өчен 12,5 ел колониягә ябылган

Унике ел ярым гомуми режимлы колонияне Чистайда яшәүче 52 яшьлек хатынга Үзәк округ хәрби суды билгеләде. Хөкем карары теракт турындагы эш буенча чыгарылган.

«Татар-информ» га Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, билгесез кешеләр хатын-кызны террорчылык акты кылырга этәргән. Җинаятьчеләр Татарстанда яшәүче хатын-кыз белән мессенджер аша элемтәгә кереп, үзен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар аны банктан кредит алырга һәм күрсәтелгән счетларга акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Аннары алар аңа ул Украинаның Кораллы көчләрен финанславын хәбәр иткәннәр.

Хатын-кызны җинаять эзәрлекләве белән шантажлап, алар аны Казандагы административ бинага ут төртергә күндерәләр. 

Чыганак: татаринформ


Нет комментариев