Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре артачак

РФ Дәүләт Думасы киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен арттыру турында канун кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы сайтында әйтелә.

"Дәүләт Думасы эшләмәүче пенсионерларга 2024 елда пенсияләрен арттыру турында законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте", - диелә хәбәрдә.

Иминият пенсиясен алучылар өчен уртача түләү күләме 22605 сумга кадәр, картлык буенча пенсия алучылар өчен 23449 сумга кадәр артачак.

"2024 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5% ка артачак. Бу карар 32 миллионнан артык гражданга кагылачак", - дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/eslamauce-rossiialelarnen-pensiialare-artacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев