Фәрид Мөхәммәтшин урынына кем килүе билгеле
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп республика парламентының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын 3 апрельдә үк тапшыру турында Карар кабул итте. Шәфигуллин төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның республика исемлегенә керде.
Чыганак:татаринформ.
Фото: пресс-служба Татарстанского регионального отделения партии «Единая Россия»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев