Һава торышы үзгәрә
Татарстанның гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 11 августтаТатарстанда һава шартлары антициклон йогынтысында формалашачак.
Явым-төшемнәр ихтималы аз, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе көтелә. Төнге температура 6-11градуска кадәр түбәнәячәк, ә көндез 22дән 27 градуска кадәр булачак.
Чәршәмбе, 12 августта, төнлә явым-төшемсез һава сакланачак, көндез төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынаю белән, республика көнбатышында кыска вакытлы яңгыр явачак. Һаваның температурасы көндез 21-26 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 13 августта, республика аша атмосфера фронты уза. Көндез республиканың көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һаваның минималь температурасы төнлә 10-15, көндез максималь температура 18-23 градустан югары булмас.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча фаразы буенча, киләсе ике тәүлектә, 14 һәм 15 августта, һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев