Язның беренче көнендә һава торышының нинди булуы билгеле
1 мартта Үзәк Россиядә һава температурасы көндез -2... -4 градус, төнлә -6...-8 градус булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
28 февральдә Үзәк Россиядә температура нормадан 1-2 градуска түбәнрәк булачак, дип сөйләде синоптик.
«1 март көнне температура фоны климат нормасына туры киләчәк», – диде синоптик.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yaznyn-berence-konenda-hava-torysynyn-nindi-buluy-bilgele-5867635
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев