Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Игезәк бала табучыларга 2023 елда 530 мең сумга кадәр акча түләнеләчәк

Бала табып үстергән гаиләләр өчен дәүләт матди ярдәмен арттыруны дәвам итә.

2023 елда йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 383 мең 178 сумга кадәр җитәчәк. (2022 елда бу сумма 360 164 сум тәшкил иткән булган). Бу төр түләүләр эшли торган хатын-кызларга, бала табу яхшы узган очракта, 140 көн өчен түләнелә.

Әгәр дә бала табу процессы кыенлашса, хатын-кызларга “больничный” көннәре озайтыла һәм 156 көн тәшкил итә. Бу очракта аңа максималь 426 мең 970 сум түләү каралган. (Агымдагы елда 401 325 сум булган). Әгәр дә инде гаиләдә игезәкләр туса, ул вакытта хатын-кыз 194 көн дәвамында эшли алмый дип исәпләнә һәм аңа 530 976 сумга кадәр акча түләнелергә мөмкин. 2022 ел белән чагыштырганда, бу 30 меңгә диярлек артыграк. 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/igezk-balalar-tapkannarga-2023-elda-530-me-sumga-kadr-akcha-tlnelchk

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев