Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Иң салкын төн җомгага туры киләчәк

Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә, әмма явым-төшем атна буе була, дип фаразлана. Сишәмбе иртән төбәктә урыны белән яңгыр көчәергә мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

«Татарстанда, шул исәптән Казанда, бүген көндез +11..+13 градус һәм төнлә +6..+8 градус тирәсе була. Бераз яңгыр көтелә. Сишәмбе дә шундый һава торышы фаразлана. Атна уртасында бераз болытлы һәм яңгырлы була башлый. Әмма шимбә һәм якшәмбе явым-төшем көтелми. Шулай ук пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Чәршәмбедән башлап Татарстанда төнге температуралар +2..+7 градус дәрәҗәсендә була башлый, атна азагына кадәр җитди тирбәнешләр булмаячак. Республиканың төньяк районнарында төнлә температура +6 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Атна уртасында явым-төшемнәрнең интенсивлыгы кими башлый.

Тулырак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев