Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны аныкына дәгъва кыла ала.
Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, тол калган ире яки хатыны, пенсия яшенә җиткән яки инвалид дип табылса, туендыручысын югалту очрагы буенча түләнә торган пенсиягә күчә ала, әмма мондый күчеш һәрвакытта да файдалы түгел. Моннан тыш, гражданнарны ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләрнең (әйтик, төньякта эшләгән өчен яки авыл стажы) булмавы хакында кисәттеләр. «80 яшькә җиткәч тә пенсия күләме артмый», - дип белдерделәр Россия Пенсия фондында.
Чыганак: https://shahrikazan
Нет комментариев