Казанда «Агроволга – 2026» форумы башланды
Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте. Ул өч көн дәвам итәчәк.
Чараларны ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәксоюз советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Иң элек Татарстан кооператорларына 39 махсус машина тапшырдылар.
– Бүген – зур тантана. Бу форумда Россия вәкилләрен генә түгел, ә халыкара Татпотребкооперацияне кабул итү дә зур дәрәҗә. Авыл кешеләренә Татпотребсоюзның хезмәте бик кирәк. Шушы машиналар ярдәмендә халык белән эшләүнең сыйфатын яхшыртабыз, дип ышанам. Котлыйм сезне! – диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак:ватанымтатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев