Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» премиясе старт алды. Бүген бүләкләрне Татарстанның каһарманлык кылган 80 кешесе, шулай ук МХОда катнашучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүче оешмалар алачак.
Премия дүрт номинацияне үз эченә ала: «Яшь Герой», «Безнең заман герое», «Хезмәт батырлыгы» һәм «Фронтка ярдәм". Беренче икесендә героик гамәлләр кылган балалар һәм өлкәннәр, өченчесендә – сәнәгать үсешенә өлеш керткән өчен республика халкы, дүртенчесендә – оешмалар, уку йортлары, хакимият органнары һәм гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашучы волонтерлар билгеләнәчәк.
Нет комментариев