Татарстан бензин бәясе буенча РФ төбәкләре рейтингында тугызынчы урынны алды
В республике

Татарстан бензин бәясе буенча РФ төбәкләре рейтингында тугызынчы урынны алды

Татарстан бензин бәясе буенча Россия төбәкләре рейтингында 9 нчы урынга төште, 348 баллдан 283 балл җыйды. Бер атна элек республика икенче иде. Рейтинг АИ-92, АИ-95, Аи-98 һәм дизель ягулыгы бәясен исәпкә ала.

Татарстаннан югарырак рейтингта Омск, Ульяновск өлкәләре, Башкортостан, Калуга, Курган, Орел өлкәләре, Чувашия һәм Ярославль өлкәсе бар. Топ - 10ны Липецк өлкәсе йомгаклый. 

Татарстанда бензинның уртача бәясе бер атна эчендә 0,74% ка арткан — литры 69,29 сумга кадәр. АИ-92гә бәяләр 0,67% ка, АИ-95 — 0,87% ка, АИ-98 — аз гына, ә ДТ — 1,31% ка арткан.


Нет комментариев