Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда өч яңа урам барлыкка килде

Казан Башкарма комитеты шәһәрнең Вахитов районында урнашкан «Яңалиф» торак комплексында урам исемнәрен раслады. Яңа урамнар Порт, Девятаев һәм Меховщиклар урамнары белән чикләнгән территориядә урнашачак.

Беренче урам «Идел»  исемен алачак. Икенче урам татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави (1776-1812) исемен йөртәчәк. Өченче урам Россиядә гарәп графикасы нигезендә татар язуы өчен беренче язу машинасын төзүче конструктор Әскәр Шәех-Али (1885-1966) истәлеген мәңгеләштерәчәк. 

Урам исемнәре рәсми рәвештә Казанның адреслар планына һәм Дәүләт адреслар реестрына кертеләчәк.

Чыганак: реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев