Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Казан гарнизоны хәрби прокуроры Мунко Цыренов Казанда дәваланучы СВОда катнашучылар белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» га Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Прокурорлар очрашуда катнашучыларга алынган яралар өчен түләүләрне индексацияләү һәм тиешле елларны яңадан исәпләү тәртибен аңлаттылар, шулай ук хәрбиләрнең башка актуаль сорауларына җавап бирделәр.
«Прокурор тыкшынуын таләп итүче мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү чаралары оештырылган", - дип сөйләделәр хәрби прокуратурада.
Нет комментариев