В республике
Казанда йөкле хатынын пычак белән кадап үтергән ирне хөкем итәләр
1377
0
0
32 яшьлек Казан кешесен “Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр.
Казанда бергә яшәгән йөкле хатынын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
- 32 яшьлек Казан кешесе һәм аның белән бергә торган 33 яшьлек хатын арасында ызгыш 1 май көнне, Совет урамындагы 21 нче йортның бер фатирында килеп чыккан иде. Җәнҗал вакытында исерек ир-ат хатынның күкрәгенә аш-су пычагы белән кадаган. Яраланган хатын-кыз хастаханәгә барган вакытта вафат булган.
“Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев