Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коточкыч юл һәлакәтендә ике гашыйкның гомере өзелгән

Ростов өлкәсендәге бер районда авариядә 22 яшьлек егет белән 17 яшьлек кыз һәлак булган.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «ВАЗ-2112» машинасы белән идарә итүче 22 яшьлек Евгений юлның уң ягында кырыйга керә, шуннан соң машина юл кырыена очып чыга. Зур тизлектә бара торган машина агачка барып бәрелә.

Бәрелгәннән соң, машина корпусы яньчелеп бетә. Салон машина йөртүчегә дә, пассажир кызга да капкынга әверелә. 17 яшьлек Яна урында ук үлә, Евгений реанимациядә вафат була.

«КП» хәбәрчесе мәрхүмнәрнең дус кызы белән аралашкан. «6 көннән алар йөри башлаганга 1 ел тула иде. Алар өйләнешергә җыенды. Икесенең дә планнары зурдан иде. Яна Ростовка күченергә тели, шәһәрдә яшь гаиләгә мөмкинлекләр зуррак, дип саный», – дигән ул.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127363/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев