Күңелле яңалык көтелә
Дәүләт Думасында эш вакытын атнасына бер сәгатькә кыскарту турында закон проекты кертелгән.
Төзәтмәләрне Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим ителә. Хәзер нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән арттырыла алмый. Инициатива авторы бу вакыт 39 сәгатькә кадәр кыскартырга кирәк дип саный. Моннан тыш, ял яки эш көне булмаган бәйрәм көне алдыннан эш вакыты бер сәгатькә кыскарту дип язарга тәкъдим ителә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kunelle-ianalyk-kotela
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев