Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Лаеш районы мәчетенә Путин 300 мең сум бирә

Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәчете 300 мең сумлык президент грантын отты. Россиякүләм грантлар конкурсына мәчет «Үткәннең баскычлары» проектын тәкъдим итте. Анда Татар Сараланы авылында яшәүчеләр язмышы аша район үсеше турында сөйләнә.

Проект кысаларында белгечләр су басуга дучар булган авыл тарихларына багышланган күргәзмәләр оештыра, шул авылларда яшәгән кешеләр документларына нигезләнеп эшләнгән «Монда минем Ватаным башлангычы…» буклетын бастырып чыгара. Шулай ук, Лаеш, Державино, Чирпы, Атабай, Татар Сараланы, Ташкирмән һәм Курманак торак пунктлары буенча виртуаль экскурция маршруты төзеләчәк. Әлеге проект шулай ук Куйбышев сусаклагычы оешу белән бәйле рәвештә юкка чыккан авыл тарихларын өйрәнүне дә күз алдында тота.

Фото: Татар-информ/архив

http://maydan.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев