Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәдәният министрлыгы муниципаль районнар арасында мәдәни бәйге игълан итә

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы муниципаль берәмлекләр арасында бәйге игълан итә.

«Без Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәрен үткәрү традициясен яңартабыз», диде мәдәният министры Ирада Əюпова ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта. Министр билгеләп үткәнчә, конкурс районнарның мәдәни потенциалын республика югарылыгында күрсәтергә ярдәм итәчәк.

31 марттан 30 сентябрьгә кадәр Казанның төрле мәйданчыкларында муниципаль берәмлекләр чыгыш ясаячак.

Җиңүче муниципаль районга 3 млн сумлык грант тапшырылачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/madaniyat-ministrlygy-municipal-raionnar-arasynda-madani-baige-iglan-ita-5867361

Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев