Яр Чаллыда операция яңа технологияләр ярдәмендә ясалган
Яр Чаллыдагы Акчурин исемендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсендә авыр хәлдә булган 80 яшьлек пациентка катлаулы операция уңышлы башкарылды. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Операция өчен телепрокторинг кулланганнар, шуның нәтиҗәсендә эштә илнең әйдәп баручы федераль клиникаларыннан белгечләр катнашкан.
Пациент кардиореанимациягә миокард инфаркты һәм кискен йөрәк җитешсезлеге белән кергән. Рентгенхирургия бүлеге табиблары комплекслы тыкшыну үткәрергә карар кылып, йөрәккә йөкләнешне киметү өчен пациентны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар.
Операциянең уникальлеге технологияләрдә генә түгел, ә Россиянең төрле шәһәрләреннән алты эксперт катнашкан булуында. Алар операция барышын онлайн күзәттеләр. Яр Чаллы рентгенхирурглары операцияне Новосибирск, Казан, Кемеров һәм Уфа хезмәттәшләренә күчереп йөртелә торган җайланмалар ярдәмендә трансляцияләгәннәр.
Чыганак:кичке казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев