Социаль контракт: эш башлап җибәрү өчен 250 мең сум акчаны ничек алырга?
Билгеле булганча, Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме бирелә. Әлеге ярдәм Министрлар Кабинетының карары нигезендә күрсәтелә. Без аның асылын һәм аны бирү шартларын аңлатабыз. Сорауларга республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.
Нәрсә ул социаль контракт?
Социаль контракт – социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү. Мондый ярдәм акча бирүне генә күздә тотмый, ә авырлыкны җиңеп чыгу һәм керемне арттыру өчен эш планын да тәкъдим итә.
Кемнәргә бирелә?
Социаль килешү нигезендәге дәүләт ярдәме аз керемле гаиләләргә (ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга), кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән (2022 елда ул – 11724 сум. – Авт.) түбәнрәк булган гаиләләргә һәм гаиләнең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә пособиеләр рәвешендә бирелә. 2022 елда программа тәкъдим итә торган юнәлешләр киңәйтелде. Ул пандемия вакытында, илдәге вазгыять шартларында эшсез калган, эш таба алмаган гражданнар өчен ярдәм буларак тәкъдим ителде. Шулай итеп, социаль контракт эш табарга, үз эшеңне ачарга (эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барырга яки үзмәшгульлекне булдырырга), шәхси хуҗалыгыңны үстерергә һәм авыр тормыш хәленнән чыгарга (янгын, гадәттән тыш һәм башка бәла-казалар) ярдәм итәчәк.
Социаль контракт төзер өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Эшкә урнашу буенча социаль килешү төзү өчен, рәсми рәвештә бер ставкага, айлык хезмәт хакы минималь күләмнән ким булмаган эшкә урнашырга планлаштыручы, әмма гариза язганчы бер җирдә дә эшләмәүчеләр килә ала. Моның өчен иң элек социаль яклау бүлегендә социаль яраклашу программасы төзелә. Аның нигезендә хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эш эзләүче буларак исәпкә баскач, социаль контракт төзү датасыннан – бер ай һәм эшкә урнашу датасыннан өч ай дәвамында 11724 сум күләмендә пособие түләнә. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: социаль контракт эшсезлек буенча пособиегә өстәмә булып тора. Ягъни килешү төзелгән очракта, эшсезлек буенча пособие туктатылмый.
Эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак үз эшен ачарга теләүчеләр нәрсәне белеп торырга тиеш?
Беркайда да эшләмәүче яки керемнәре аз булган, әмма үз эшен ачарга теләүчеләр шәхси эшмәрлек яки үзмәшгульлек юнәлеше буенча гариза яза ала. Монда төп шарт булып шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлү тора. Шуңа күрә бары тик шуннан соң гына социаль яклау бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә документлар тапшырырга кирәк булачак. Шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып эш башлап җибәрер өчен бер тапкыр 250 мең сум акча бирелә. Ярдәмне алганнан соң, сатып алынган җиһазлар өчен чек тапшырасы булачак. Аннан соң да ай саен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча керемнәр хакында белешмә тәкъдим итү сорала.
Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга теләгәннәр дә әлеге ярдәмгә өмет итә ала. Терлекләр (ләкин монда сыердан тыш), кош-корт алу, теплица эшчәнлеген җәелдерү өчен хөкүмәттән 75 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу ярдәмне алыр өчен үзмәшгуль буларак теркәлергә кирәк.
Килешү төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Социаль килешү нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу өчен паспорт, эшләүче гражданнарга соңгы өч айга керемнәр турыда белешмә, эшләмәүче кешеләргә хезмәт кенәгәсе белән яшәү урыны буенча социаль яклау яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт ярдәме билгеләнгән очракта, социаль контрактка социаль яраклашу программасы да тәкъдим ителә. Аны граждан шулай ук тормышка ашырырга тиеш булачак. Анда төрле чаралар һәм аларны башкарып чыгу вакытлары күрсәтелә: эшкә яраклы гаилә әгъзаларының эш эзләве, профессиональ белем һәм өстәмә профессиональ белем алу һәм гариза тапшыручының авыр тормыш шартларын җиңеләйтә торган башка төрле чаралар каралган була.
Зөһрә Садыйкова
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88692/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев