Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды. Ул 2010 елдан бирле республика белән уңышлы җитәкчелек итә. Башта – төбәк Президенты, 2023 елдан – ТР Рәисе вазифасында.

Татарстанның булачак җитәкчесе хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик вазифасында башлый. 1985-1990 елларда Арча районында эшли. Район кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе, район Башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.

1993-1996 елларда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хакимиятен җитәкли. Аннары Татарстан финанс министры булып эшли. 1998-2010 елларда республика Премьер-министры вазифасын били.

ТР Рәисен беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул Миңнехановка нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләде. 

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raise-rostam-minnexanovka-67-yas-tuldy-5883927 

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев