Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан сайлау участокларында тавыш бирүчеләр арасында өч Lada Vesta уйнатылачак

Татарстанның сайлау участокларында Россия Федерациясе Президентын сайлау көннәрендә 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирүчеләр арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Барыгызны да мәдәният учреждениеләренә сайлау участокларына чакырабыз – барыбыз да гаилә белән сайлауларга! Февраль ахырында тематик фотоконкурс старт алды. Сез участокта тавыш биргәндә, тавыш бирүче беләзеген алырга, аның белән бөтен гаилә бергә сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм фотоны ВКонтакте социаль челтәрендә 15 март иртәнге сәгать 8дән 17 мартта 20 сәгатькә кадәр «Татарстан Алга» җәмгыяте төркемендә #всейсемьейнавыборы һәм #татарстаналга хештаглары белән урнаштырырга кирәк», – дип сөйләде Фазлыева.

Фото урнаштырган сайлаучылар арасында өч Lada Vesta автомобилен уйнату өч этапта узачак. Машинаның беренче иясен очраклы сайлау 15 мартта 21.00 сәгатьтә «Вконтакте»да «Татарстан Алга» төркемендә, аннары 16 мартта шул ук пабликта 21.00 сәгатьтә билгеләнәчәк. Өченче бәхетле кешене 17 мартта 20 сәгать 10 минутта ТНВ туры эфирында билгелиләр һәм исеме әйтелә. Шул ук кичне беренче җиңүчеләргә каналның туры эфирында машина ачкычларын тапшырырга планлаштыралар.

Автомобиль оту мөмкинлеге фотоконкурста катнашкан һәркемдә бар, диде Фазлыева. Биредә фотодагы кешеләр саны да, фотоның креативлыгы да, жюри әгъзаларының бәяләве дә мөһим түгел, җиңүчене очраклы сайлау билгеләячәк.

«Тавыш бирү көннәре гаилә, гаилә традициясе, гаилә кыйммәтләрен актуальләштерү темасына багышланачак», – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sailau-ucastoklarynda-tavys-birucelar-arasynda-oc-lada-vesta-uinatylacak-5884375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев