Татарстан турында фильмны Кабулда «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясендә күрсәтәчәкләр
13 августта Кабулда узачак «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясен оештыручылар үтенече буенча Татарстан турында документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта» Татар-информ » га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр.
«Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе Кабулдагы Рус йортында узачак. Ул хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен эксперт бергәлеген, эшлекле даирәләрне һәм яшьләрне берләштерергә тиеш.
ВКС форматындагы чарада Россиянең һәм Әфганстанның танылган галимнәре, бизнес һәм җирле җәмгыятьләр вәкилләре, ике илнең югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук Әфганстанның татар җәмгыяте вәкилләре катнашачак.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев