Татарстанда буран һәм көчле кар явуы көтелә
Республикада 13 гыйнвардан җылытачак.
КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев республикага атмосфера фронтлары һәм циклон якынлашуын хәбәр итә, дип яза media.kpfu.ru. Шуның белән бәйле рәвештә көчле кар яву көтелә. Бу декадада температура фоны климатик нормадан өч-дүрт градуска югары булачак, дигән профессор, Гидрометереология үзәге мәгълүматларына таянып.
Иртәгә көн болытлы була, кар көтелә, термометр баганасы көндез -9 градуска, төнлә -14 градуска төшәчәк. 12 гыйнварда көндез -11 градус булачак, төнге вакытта – -14 градус. 13 гыйнварда атмосфера басымы түбән булачак һәм кар явачак дип фаразлана. Бу көннән җылыта башлый. Көндез температура – -6, төнлә – -10 градус була. Пәнҗешәмбедән җомгага атмосфера басымы түбәнәя. Көндез болытлы һәм карлы булачак. Термометр баганасы -5 градусны күрсәтәчәк. Төнлә – -7 градус.
Ялларда башкалада болытлы булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак. Шимбә көндез – -5, төнлә – -10 градус. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр җылытачак.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев