Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда «Физика-математика алгарышы» программасы кысаларында укытучыларны бүләкләячәкләр

Физика, математика һәм информатика укытучыларына акчалата түләүләрне республикада кертергә планлаштыралар. Карар проекты «Физика-математик Алгарыш» программасы кысаларында әзерләнгән, ул әлеге фәннәрне укытуның сыйфатын күтәрүгә, укучыларның сәләтләрен үстерүгә һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Проект нигезендә, акчалата бүләкләү сайлап алу йомгаклары буенча югары нәтиҗәләр күрсәтәчәк педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүдән гыйбарәт булачак. Анда Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә эшләүче һәм физика, математика һәм информатика укытучылары катнаша ала.

Катнашучыларның өч категориясе бар: беренче яки югары квалификация категориясе һәм биш елдан артык стажы булган педагоглар, биш елга кадәр стажы булган яшь укытучылар, шулай ук 5-7 сыйныф укучылары өчен бу фәннәр буенча өстәмә курслар алып баручы укытучылар.

Өч номинация каралган. «Физика-математика профиле укытучысы» категориясендә түләүләрне 130 кеше алырга мөмкин – 344 828 сум. «Физика-математика юнәлешендәге яшь укытучы» номинациясендә – 100гә кадәр кеше 275 862 сум. Тагын 200гә кадәр педагог профильле түгәрәкләр җитәкчеләре буларак 103 448 сум акча ала алачак.

Түләүне алу өчен конкурс нигезендә белемнең һәм квалификациянең укытыла торган предметка туры килүен расларга кирәк. Шул ук вакытта һәр номинация өчен өстәмә таләпләр каралган.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев