Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда ир-ат кеше күзе алдында хатынын үтерә

Чаллыда ир-ат көнчелек аркасында хатынының муенына ике тапкыр пычак белән кадаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итә.

5 сентябрьдә ГЭС бистәсендә 44 яшьлек исерек ир-ат көнчелек аркасында тавыш чыгарган. Ул кулына пычак алган һәм бергә яшәгән хатыны артыннан йөгергән. Хатын качып котылу уе белән баскыч мәйданчыгына чыккан.

Аның тавышына коридорга күршеләр һәм котырынган ир-атның әтисе чыккан. Әмма алар фаҗигане туктатып кала алмаган. Көнче ир-ат күршеләре күз алдында хатынының муенына пычак белән кадаган. Хатын шунда ук үлгән.

«Ир-ат тоткарланган, гаебен таныган,  җәза билгеләнәчәк», – диде Шакиров.

 

Әлеге пар бала тәрбияләгән, хәзер баланың яшәү урынын опека органнары билгели.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев