Кайбер татарстанлылар аерым казанышлар өчен ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш алырга хокуклы. Түләү күләме дәүләт бүләкләренә һәм алучының казанышларына бәйле, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Максималь түләү 39 110 сум тәшкил итә – аны СССР һәм Россия Геройлары, РФ Социалистик Хезмәт һәм Хезмәт Геройлары, шулай ук кайбер югары дәүләт бүләкләре ияләре ала ала.
23,5 меңнән 35,3 мең сумга кадәр орден белән бүләкләнүчеләр, Дәүләт премияләре лауреатлары, Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия чемпионнары, шулай ук аларның тренерлары өчен ярдәм каралган.
Нет комментариев