Быел Россиянең 26 төбәгендә озак яшәүче гаилә парларына түләү күздә тотылган. Бу хакта “РИА Новости” тиешле норматив актларга таянып яза.
Татарстан шулар исәбенә кергән. Ләкин бары тик Казанда яшәүче гаилә парлары гына мондый ярдәмгә исәп тота ала.
Әйтергә кирәк, иң зур түләүләрнең берсе Чиләбе өлкәсендә. Биредә 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәүчеләргә 50, 100 һәм 150 мең сум түлиләр.
Нет комментариев