Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булучылар арасында бер бала бар

Түбән Кама мэры Радмир Беляев иртәнге пилотсыз очкычлар һөҗүме корбаннары турындагы мәгълүматларны халыкка җиткерде.

 «Хәзерге вакытта мәгълүмат буенча Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 39 кеше яраланган», – дип хәбәр итте ул башта. Соңрак үлүчеләр саны 13 кә кадәр арткан.

"Һәлак булучылар арасында бала барлыгын аңлау авыр. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклашам», – дип язган мэр MAX каналында.

Беляев ассызыклаганча, һөҗүм торак кварталларга махсус ясалган. Барлык ашыгыч хезмәтләр оператив режимда эшли, зыян күрүчеләр медицина ярдәме ала, һөҗүм нәтиҗәләре бетерелә. Вәзгыятьне мэр шәхси контролендә тота.

Чыганак:новоститатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев