Унбер йөк вагоны рельстан чыккан
В республике

Унбер йөк вагоны рельстан чыккан

Чаллыда планлы маневр эшләре башкарганда 11 буш йөк вагон рельстан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткән.

Зыян күрүчеләр юк. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар да күзәтелмәгән. Әлеге тимер юл участогы "РЖД" милке булмагач, вагоннарны юлга салу эше объект милекчесе тарафыннан үз көче белән башкарылачак. 

 


Нет комментариев